Бер сүз! Бер ым… көттем…кебек…

Бер сүз! Бер ым… көттем…кебек…
Әйтелмичә калды. Син дәшмәдең.
Минем ярсу тының будымы әллә —
Салкыныңнан туңды күз яшьләрем…

Ә бит яратудан канат ярган идең!
Йолдызлардан эзләп табып мине,
Битарафлык битлегеңне салып
Ышык эзләп ымсынуың иде!

Күккә ашар канатыңнан яздың.
Синең хәзер үз хәлең дә хәлдер.
Яналмадың. Чара табалмадың…
Өзелгәндә кылдан нечкә бәгырь!..

Кире кайтар, димим. Синдә минем
Тамчы җылым калган онытылып!
Кыш хатле кыш җылынды бит җирдә! —
Ни көч табыйм җаның җылытырлык?!.

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт